2016 елның 1 гыйнварыннан башлап 22 мартына кадәр булган чорда Чаллы зонасы торак инспекциясе физик затларга карата “тәмәке тарту буенча аерым территорияләрдә, биналарда һәм объектларда федераль законда билгеләнгән тыюларны бозу” өчен РФ КоАП 6.24 ст. буенча 599 административ эш карап тикшерде. 2015 елның 1 гыйнварыннан башлап 30 мартына кадәрге аналогик чорда физик затларга карата РФ КоАП 6.24 ст. буенча 261 административ эш (2015 елда барлыгы 743 административ эш) карап тикшерелде.
2015 һәм 2016 еллардагы чорларны чагыштыру нәтиҗәсендә, РФ КоАП 6.24 ст. буенча административ хокук бозу очраклары 229,5% арткан.