Бөгелмә зонасы торак инспекциясенә Лениногорск шәһәренең Лениногорск урамы буенча 51 санлы торак йортта яшәүчедән түбәнең төзексез булуына карата мөрәҗәгать килеп иреште.
Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан “ЦИР ЖКХ и С” “МО ЛМР” ААҖ карата үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очраклары ачыкланды, ә атап әйткәндә, түбәдәге кәрниз плитәләре җимерелгән. Тикшерү нәтиҗәсендә һәм торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу очраклары буенча “ЦИР ЖКХ и С” “МО ЛМР” ААҖ җитәкчесе, 4000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды. Кәрниз плитәләрен төзекләндерү күрсәтмәсе бирелде. Күрсәтмәнең үтәлеше инспекция контрольлегендә.