Казан шәһәре торак инспекциясенә Ленинград урамы буенча 31 санлы торак йортта “Авиатөзелеш районы торак-коммуналь хуҗалыгы идарәче компаниясе” ҖЧҖ тарафыннан торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтелүнең канәгатьләндерерлек булмавы турында мөрәҗәгать килеп иреште.
Аталган йортта подъезд мәйданнарын һәм подвал бинасын тикшерү барышында түбәндәге җитешсезлек очраклары ачыкланды: үткәргечләр шәрә, баскыч мәйданнарында электр щитлары ябык түгел, электр үткәргечләре тәртипкә салынмаган, шул исәптән подвал бинасында яктылык юк.
Торак йортны карап тоту кагыйдәләрен бозган өчен торак инспекциясенең карары нигезендә “Авиатөзелеш районы торак-коммуналь хуҗалыгы идарәче компаниясе” ҖЧҖ РФ КоАП 7.22 ст буенча, 40 000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды. Моннан тыш, ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде. Аның үтәлеше КШТИ контрольлегендә.