Идарәче компанияләр тарафыннан Тукай районындагы күпфатирлы торак йортларның эчендә газ җайланмаларының иминлеген тәэмин итү өлешендә торак законнары таләпләренең үтәлешен тикшерү кысаларында Тукай районы прокуратурасы, Чаллы зонасы торак инспекциясе белән берлектә, “Ышаныч ИК” ҖЧҖ идарәсендә булган торак йортларны тикшерде. Нәтиҗәдә Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очраклары ачыкланды, мәсәлән: фасадтагы газүткәргечләрнең буяу тышчасы урыны-урыны белән купкан; электр, аз токлы кабельләр эленеп тора, урыны-урыны белән бәйләп куелган һәм подъезларның йорт эчендәге газүткәргечләренә якын урнашканнар; фасад һәм подъезд торбаүткәргече терәкләрендә беркеткечләр төзек түгел, урыны-урыны белән юк.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча идарәче компаниянең вазифаи заты, 4000 сум күләмендә штраф салынып, РФ КоАП 7.22 ст. каралган административ җаваплылыкка тартылды. Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде. Аның үтәлеше ЧЗТИ контрольлегендә.