Түбән Кама шәһәрендә яшәүченең мөрәҗәгатен карау турында

2016 елның 21 марты, дүшәмбе

Түбән Кама шәһәренең Кайманов урамы буенча 12 санлы йортта яшәүченең мөрәҗәгатен карау буенча Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан үткәрелгән планнан тыш тикшерү нәтиҗәсендә “+” ТКХ ИК ҖЧҖ тарафыннан торак законнары таләпләренең һәм Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормаларының бозылуына юл куелганлыгы ачыкланды. Тикшерү вакытында мөрәҗәгать итүченең фатирында һәм уртак файдаланыла торган урыннарда түбәдән су үтү очраклары ачыкланды.

2016 елның 10 мартында үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә һәм ачыкланган бозулар буенча “+” ТКХ ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе директорының урынбасары инспекция тарафыннан РФ КоАП 7.22 ст. буенча, 5000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.

“+” ТКХ ИК ҖЧҖ карата билгеләнгән тәртиптә 2016 елның 27 маена кадәр түбәгә агымдагы ремонт ясау турында, шулай ук уртак файдаланыла торган урыннарда су басу эзләрен бетерү күрсәтмәсе бирелде.

Күрсәтмәнең үтәлеше ТКЗТИ контрольлегендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International