Чистай шәһәренең Яңа урамы буенча 9а санлы торак йортта яшәүче гражданнарның мөрәҗәгатен карап тикшерү хакында

2016 елның 21 марты, дүшәмбе

Чистай зонасы торак инспекциясенә Чистай шәһәренең Яңа урамы буенча 9а санлы торак йортта яшәүче гражданнардан идарәче компания күрсәтә торган торак хезмәтләренең сыйфаты канәгатьләндерерлек булмауга карата мөрәҗәгать килеп иреште. Гражданнарның мөрәҗәгате шушы йорт белән идарә итүче “Жилищник-2” ИК ҖЧҖ идарәче оешмасына карата урынга чыгып, планнан тыш тикшерү үткәрү өчен нигез булды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча Яңа урамы буенча 9а санлы торак йортта Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның күпсанлы очраклары ачыкланды, мәсәлән, рулон материалларыннан эшләнгән түбә тышчасында төзексезлекләр, түбәдән су үтә торган урыннар бар, чүп-чар җыелган, су җыю торбалары төзек түгел, электр җайланмасы тиешенчә файдаланылмый.

Ачыкланган җитешсезлекләр “Жилищник-2” ИК ҖЧҖ директорына карата РФ КоАП 7.22 ст. буенча, торак йортны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен, административ эш кузгату өчен сәбәп булды.

ЧЗТИ башлыгы карары нигезендә “Жилищник-2” ИК ҖЧҖ директоры гаепле дип танылды һәм РФ КоАП 7.22 ст. буенча, 4000 сум күләмендәге штраф рәвешендә, административ җаваплылыкка тартылды. Штраф түләнде.

Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен “Жилищник-2” ИК ҖЧҖ адресына күрсәтмәләр бирелде, аларның үтәлеше инспекциясе контрольлегендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International