Татарстан Республикасы прокуратурасы раслаган еллык планлы тикшерүләрне үткәрү планы нигезендә Апас муниципаль районында “Салават” ТМШ карата планлы тикшерү үткәрелде.
План буенча гомуми мәйданы 5344,7 квадрат метр булган 5 күпфатирлы йорт тикшерелде. Шушы йортларда биналарның милекчеләренең гомуми милеген тикшерү барышында Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча федераль агентлыкның 27.09.2003 №170 карары белән расланган Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очраклары ачыкланды, ә атап әйткәндә: йортларның аскы кат тышчасында урыны-урыны белән җимерек урыннар бар, подвал биналарында канализация торбаүткәргечләрен һәм чыгарылмаларын ныгытуның ышанычлы һәм ныклы булуы тәэмин ителмәгән, подъездларны һәм подвалларны яктыртуда җитешсезлекләр бар һ.б. Моннан тыш, 23.11.2009 № 261-ФЗ Федераль законны бозып, асылда, шушы йортта салкын суны исәпкә алуның объектлы җайланмасы була торып, коммерция исәбе алып барылмый.
Ачыкланган барлык җитешсезлекләрнең гомуми саны – 31. Тикшерү нәтиҗәсендә “Салават” ТМШ карата 10 күрсәтмә бирелде. Аларның үтәлеше инспекция контрольлегендә.