Әлмәт шәһәренең Ленин урамы буенча 65 санлы торак йортта яшәүченең мөрәҗәгатен карап тикшерү нәтиҗәсендә “ЖЭУ+5” ҖЧҖ идарәче компаниясенә йортта яшәүчеләрне билгеләнгән таләпләр нигезендә җылылык белән тәэмин итү, фатирдагы җылыту җайланмаларының тигез җылынуын оештыру күрсәтмәсе бирелде. Әлеге җитешсезлекләр идарәче компания тарафыннан билгеләнгән чорда бетерелмәде, шуңа бәйле рәвештә идарәче компаниягә карата РФ КоАП 19.5 ст. 24 өлешендә каралган административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Җәмәгать судьясының 2016 елның 15 февралендәге карары нигезендә идарәче компания 200 000 сум күләмендә штраф рәвешендә административ җәзага тартылды. Инспекция тарафыннан билгеләнгән тәртиптә әлеге җитешсезлекләрне бетерү күрсәтмәсе “ЖЭУ+5” ҖЧҖ карата янә бирелде.
Идарәче компания тарафыннан җитешсезлекләр янә билгеләнгән чорында бетерелмәде, шул сәбәпле идарәче компаниягә карата яңадан РФ КоАП 19.5 ст. 24 өлешендә каралган административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Җәмәгать судьясының 2016 елның 29 февралендәге карары нигезендә идарәче компания 200 000 сум күләмендә штраф рәвешендә административ җәзага тартылды.
Бүгенге көндә җитешсезлекләр бетерелде.