Питрәч районындагы гражданнарның мөрәҗәгатен карау нәтиҗәләре хакында

2016 елның 16 марты, чәршәмбе

Питрәч авылының Казан урамы буенча 1А санлы йорттагы гражданнарның йортны карап тотуның канәгатьләндерерлек булмавына карата мөрәҗәгатен карап тикшерү барышында үзәк инспекторлык бүлеге белгечләре Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча федераль агентлыкның 27.09.2003 №170 карары белән расланган Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очракларын (йортның түбәсендә һәм салынып торган өлешләрендә, фундаментны саклый торган күперчекләрдә һәм янәшә территориядә кар нормативтан артык тупланган) ачыклады. “АКТАЧЫ-К” ИК” ҖЧҖ идарәче компаниясе җитәкчесенә карата РФ КоАП 7.22 статьясы буенча беркетмә төзелде. Торак инспекциясе карары нигезендә идарәче компаниянең җитәкчесе РФ КоАП 7.22 ст. буенча 4000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.

Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен күрсәтмә бирелде. Күрсәтмә үтәлде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International