Әлмәт шәһәре гражданнарының мөрәҗәгатен карау

2016 елның 15 марты, сишәмбе

Әлмәт зонасы торак инспекциясенә Сарман районы, Җәлил штп, К.Шәриф ур. буенча 6 санлы торак йортта яшәүчедән кайнар су белән тәэмин итүнең температура параметрлары тиешле булмавына карата мөрәҗәгать килеп иреште.

Әлмәт зонасы торак инспекциясе тарафыннан үткәрелгән тикшерү барышында ачыкланганча, мөрәҗәгать итүченең фатирында су алу ноктасында кайнар суның температурасы норматив параметрларына туры килми (+60С ким) һәм ваннада – +49С, аш бүлмәсендә +38С тәшкил итә.

Халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормативларын бозган өчен “Сарман районы идарәче компаниясе” ҖЧҖ идарәче компаниясенең директоры РФ КоАП 7.23 ст. буенча, 500 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.

Тикшерү нәтиҗәсендә идарәче компаниягә йортта яшәүчеләрне билгеләнгән таләпләр нигезендә (+60С ким булмаган) кайнар су белән тәэмин итү күрсәтмәсе бирелде. Бу эшләрне башкару инспекция контрольлегендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International