2016 елда Зәй муниципаль районы буенча күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлауның кыска вакытлы программасына 13 йорт кертелде. Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты мәгълүматларына караганда, 2016 елның 2 мартына карата 8 йортта капиталь ремонт эшләре башланган.
Түбән Кама зонасы торак инспекциясе, идарәче компанияләр һәм ТМШлар белән берлектә, Жуков ур., 7 й., (подрядчы – “Самур” ҖЧҖ), Ялчыгол ур., 2 й. (подрядчы – “Стройка-сервис” ҖЧҖ), Төзүчеләр ур., 20 й.; Төзүчеләр ур., 5 й.; Ленин ур., 31 й.; Ленин ур., 29 й. (подрядчы – “Заинск-кровля” ҖЧҖ), Никифоров ур., 85 й. (подрядчы – “Жилремстройсервис” ҖЧҖ), Клуб ур., 13 й. (подрядчы – “Зәй Төзелеш Компаниясе” ҖЧҖ) йортларын тикшерде.
Үткәрелгән тикшерү барышында ачыкланганча, югарыда аталган йортларда электр, кайнар, салкын су белән тәэмин итү һәм су бүлү системаларын алмаштыру, подъездларны һәм фасадларны төзекләндерү буенча башланган барлык эшләр дә сыйфатлы башкарыла, җитешсезлекләр ачыкланмады.