Чистай зонасы торак инспекциясенең 2016 елның февралендәге инспекторлык эшчәнлеге

2016 елның 11 марты, җомга

2016 елның февраль аенда Чистай ЗТИ тарафыннан юридик затларга карата 84 планнан тыш тикшерү үткәрелде, аның 53 се – элек бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлеше; 31се – гражданнардан ЧЗТИ керә торган мөрәҗәгатьләр буенча. Үткәрелгән тикшерүләр кысаларында гомуми мәйданы 141,6 мең кв. метр булган 28 торак йорт тикшерелде; торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның 135 очрагы ачыкланды. Ачыкланган бозуларны бетерү өчен 31 күрсәтмә бирелде. Элек бирелгән, тикшерелгән барлык 53 күрсәтмә дә билгеләнгән вакытларда үтәлгән.

2016 елның февралендә гражданнардан Чистай ЗТИ 28 язма мөрәҗәгать килде. Алар арасыннан 9 мөрәҗәгать урынга чыгып тикшерелде, аның 8е инспекция контрольлегенә алынды (күрсәтмәләр бирелде). Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү нәтиҗәсендә идарәче оешмаларның вазифаи затларына карата РФ КоАП 7.22 ст. буенча 2 административ эш һәм РФ КоАП 9.16 ст. 4 өлеше буенча 1 административ эш кузгатылды; гомуми 13 000 сумлык штрафлар турында 3 карар чыгарылды.

Алексеевск, Нурлат һәм Спас районнары прокуратураларыннан җибәрелгән, РФ КоАП 7.22 ст. буенча административ хокук бозу эшләрен кузгату турында 6 карар карап тикшерелде. Аларны карап тикшерү нәтиҗәсендә идарәче оешмаларның вазифаи затлары гомуми 24 000 сумлык штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.

2016 елның февралендә административ җаваплылыкка тартылган барлык затлар тарафыннан 7500 сумлык штрафлар түләнде.

2016 елның февралендә идарәче оешмалар тарафыннан Чистай ЗТИ күрсәтмәләре нигезендә 110,8 мең сумлык эшләр башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International