Чистай зонасы торак инспекциясенә Спас районы, Болгар ш., Пионер ур. 31 санлы торак йортта яшәүче гражданнардан идарәче оешма тарафыннан күрсәтелә торган торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренең сыйфаты канәгатьләндерерлек булмавы турында мөрәҗәгать килеп иреште. Гражданнарның мөрәҗәгате шушы торак йорт белән идарә итүче “Шеронова 23” ТМШ карата урынга чыгып, планнан тыш тикшерү үткәрү өчен нигез булды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, “Шеронова 23” ТМШ рәисенә карата РФ КоАП 7.22 ст. буенча (торак йортны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен – торак йортта түбәнең металл койма конструкцияләренең төзек торышы тәэмин ителмәгән) административ эш һәм РФ КоАП 9.16 ст. 4 өлеше буенча (күпфатирлы йортларга карата белдерелә торган энергетика нәтиҗәлелеге таләпләрен, аларның файдаланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләрен бозган өчен – торак йортта җылылыкны исәпкә алу җайланмасы урнаштырылган, ләкин ул эшлекле торышта түгел, исәпкә алу җайланмасын тикшерү чоры узган, шуңа бәйле рәвештә, кулланыла торган җылыйөрткеч җылылыкны исәпкә алу буенча йорттагы гомуми җайланманы кулланып исәпкә алынмый) административ эш кузгатылды.
2016 елның 1 мартында, ЧЗТИ башлыгы карары нигезендә, “Шеронова 23” ТМШ рәисе гаепле дип танылды һәм РФ КоАП 7.22 ст. буенча 4000 сум күләмендәге штраф рәвешендә һәм РФ КоАП 9.16 ст. 4 өлеше буенча 5000 сум күләмендәге штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.
Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен “Шеронова 23” ТМШ адресына күрсәтмәләр бирелде, аларның үтәлеше инспекция контрольлегендә.