Алабуга ш. күпфатирлы йортларда лифт җайланмаларының иминлеген тәэмин итү өлкәсендә таләпләр үтәлешен тикшерү

2016 елның 4 марты, җомга

Алабуга зонасы торак инспекциясе, Алабуга шәһәре прокуратурасы һәм Ростехнадзорның Идел буе идарәсенең Чаллы территориаль бүлеге, “Елабугалифт” ҖЧҖ белгечләре белән берлектә, 2016 елның 27 гыйнварыннан алып 1 февраленә кадәрге чорда Алабуга шәһәрендәге күпфатирлы йортларда лифт җайланмаларының иминлеген тәэмин итү өлкәсендә идарәче оешмалар тарафыннан торак законнары таләпләре үтәлешен тикшерде.

Күпфатирлы йортларның кайберләрендә Таможня берләшмәсенең “Лифтларның куркынычсызлыгы” техник регламенты таләпләренең бозылу очраклары ачыкланды. Алабуга шәһәре прокуратурасының административ хокук бозу турында эш кузгату турындагы карарларын карап тикшерү нәтиҗәсендә, “Домуправ-3” ИК ҖЧҖ, “Жилкомфортсервис” ИК ҖЧҖ идарәче оешмаларының вазифаи затлары Алабуга зонасы торак инспекциясе тарафыннан РФ КоАП 7.22 ст. буенча административ җаваплылыкка тартылды. Салынган штрафларның гомуми суммасы 8000 сум тәшкил итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International