2016 елның 17 февралендә Чистай зонасы торак инспекциясенә “Нурлат муниципаль районы ТКХ ИК” МУП директорына карата Нурлат шәһәре прокуроры тарафыннан РФ КоАП 7.22 ст. нигезендә чыгарылган административ хокук бозу эшен кузгату турында карар килеп иреште.
Карар прокурор тарафыннан идарәче компаниянең йортларның түбәләрен нормадан артык тупланган кар һәм боздан чистарту өлешендә күпфатирлы йортларны карап тоту буенча торак законнары таләпләрен үтәвен тикшерү нәтиҗәләре буенча чыгарылган.
Тикшерү барышында ачыкланганча, “Нурлат муниципаль районы ТКХ ИК” МУП директоры, Россия Төзелеш министрлыгының 27.09.2003, № 170 Карары белән расланган Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормаларының 4.6.1.23 п. бозып, Нурлат ш. Сәлимҗанов ур. буенча 3 һәм 5 санлы торак йортларда түбәләрне кардан чистарту буенча чаралар күрмәгән, шуның нәтиҗәсендә кар нормативтан артык (30 см артык) тупланган.
2016 елның 26 февралендә административ эш материаллары ЧЗТИ башлыгы тарафыннан карап тикшерелде. Нәтиҗәдә “Нурлат муниципаль районы ТКХ ИК” МУП директоры РФ КоАП 7.22 ст. нигезендә, 4000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.