2016 елның 1 февралендә Бөгелмә зонасы торак инспекциясе, Ютазы районы прокуратурасы таләбе нигезендә, Ютазы районындагы торак йортларның эчендә газ җайланмаларының иминлеген тәэмин итү өлешендә торак законнары таләпләренең Идарәче компанияләр һәм ТМШлар тарафыннан үтәлешен тикшерүгә бәйле рәвештә, “Ютазы муниципаль районы идарәче компаниясе” ҖЧҖ, “Восток” ТМШ, “Маяк” ТМШ, “Удача” ТМШ идарәлегендә булган торак йортларны тикшерде.
Шартнамә буенча күпфатирлы торак йортларда гомуми милек составына керүче йорт эчендәге газ белән тәэмин итү челтәрләренә “Теплогазмонтаж” ҖЧҖ хезмәт күрсәтә. Тикшерүләр нәтиҗәсендә ачыкланганча, Урыссу бистәсенең Пушкин урамы буенча 95, 97, Ленин урамы буенча 2, 6, 11, Әбсәләмов авылындагы Комсомол урамы буенча 1, 3, 4 санлы торак йортларның фасады буенча газүткәргечләрне буяу таләп ителә.
Ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча идарәче оешмаларның һәм ТМШларның вәкилләре катнашында актлар төзелде, алар Ютазы шәһәре прокуратурасына тапшырылды. Җитешсезлекләрне бетерү БЗТИ контрольлегендә.