Алабуга зонасы торак инспекциясенә Алабуга ш., Х.Нечаев ур., 11 йорт адресында яшәүчедән торак йортта түбәндән су үтүгә карата шикаять килеп иреште. Тикшерү нәтиҗәләре буенча Алабуга зонасы торак инспекциясе тарафыннан “Домуправ-3” ИК ҖЧҖ техник директорына карата, 4000 сум күләмендә штраф санкцияләре белән, РФ КоАП 7.22 ст. буенча административ эш кузгатылды. Моннан тыш, торак йортта түбәдән су үтүне бетерү буенча күрсәтмә бирелде. Күрсәтмәнең үтәлеше АЗТИ контрольлегендә.