Бөгелмә шәһәрендә яшәүче гражданның мөрәҗәгатен карау

2016 елның 2 марты, чәршәмбе

Бөгелмә зонасы торак инспекциясе Бөгелмә шәһәренең Максим Горький урамы буенча 7 санлы торак йортта яшәүченең мөрәҗәгате нигезендә үткәрелгән тикшерү барышында “Нефтьче” ИК ҖЧҖ тарафыннан торак законнары таләпләре һәм Торак фондын эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очракларын ачыклады. Тикшерү вакытында фатирда һәм дүртенче катның баскыч мәйданында түбәдән су үтү буенча юеш эзләр ачыкланды.

Торак йортны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен, БЗТИ башлыгы карары нигезендә, “Нефтьче” ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенең җитәкчесе РФ КоАП 7.22 ст. буенча, 4000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.

Идарәче компаниягә әлеге җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде.

Күрсәтмәнең үтәлеше БЗТИ контрольлегендә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International