Йортта яшәүченең “кайнар су белән тәэмин итү” коммуналь хезмәтенең канәгатьләндерерлек сыйфатта булмавына карата мөрәҗәгатен карау

2016 елның 1 марты, сишәмбе

Алабуга зонасы торак инспекциясенә Алабуга ш., Мәрҗани ур., 7 йорт адресы буенча яшәүчедән “кайнар су белән тәэмин итү” коммуналь хезмәтенең канәгатьләндерерлек сыйфатта булмавына карата шикаять килеп иреште. АЗТИ тарафыннан үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча ачыкланган җитешсезлекләр нигезендә РФ КоАП 7.23 ст. буенча “Домуправ-3” ИК ҖЧҖ техник директорына карата, 500 сум күләмендә штраф санкцияләре белән, административ эш кузгатылды. Гидравлика режимын торгызу буенча чаралар үткәрүне таләп итеп, җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International