РФ КоАП 19.5 ст. 24 өлеше буенча административ җаваплылыкка тарту турында

2016 елның 1 марты, сишәмбе

Чаллы зонасы торак инспекциясе РФ КоАП 19.5 статьясының 24 өлеше нигезендә “дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыручы органның законлы күрсәтмәсен вакытында үтәмәгән” өчен, ә атап әйткәндә: 2014 елның октябреннән башлап хәзергәчә Муса Җәлил проспекты буенча 53а санлы торак йортта яшәүчеләргә, коммуналь хезмәтләрнең нормативтан артык өлешен милекчеләр арасында бүлү турында күпфатирлы йортта милекчеләрнең гомуми җыелышында кабул ителгән карар булмыйча торып, салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү, электр энергиясе буенча гомумйорт ихтыяҗларына (ОДН) булган күләмнәрне барлык милекчеләр арасында бүлгән өчен “Жилкомсервис” ҖКФ ҖЧҖ юридик затына карата РФ КоАП 19.5 статьясының 24 өлеше нигезендә административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.

Чаллы шәһәре Җәмәгать сулы карары белән  “Жилкомсервис” ҖКФ ҖЧҖ гаепле дип танылды һәм, 200 000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International