Бөгелмә зонасы торак инспекциясенә Бөгелмә шәһәренең С.Сәйдәшев урамы буенча 2 йорт адресы буенча яшәүчедән торак йортның торышына карата шикаять килеп иреште. Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланганча, Бөгелмә шәһәренең “УЮТ” ТМШ идарәче оешмасы тарафыннан Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуга юл куелган: торак йортның түбәсеннән су үтә. Инспекция тарафыннан РФ КоАП 7.22 ст. буенча беркетмә төзелде, 4000 сум күләмендә штраф салынып, административ җәзага тарту турында карар чыгарылды һәм, йомшак түбә җитешсезлекләрен (түбәдән су үтүне) бетерүне таләп итеп, ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде.