Түбән Кама зонасы торак инспекциясе Зәй шәһәренең Ленин урамы буенча 23 санлы йортта яшәүчеләрнең торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә әҗәт булу сәбәпле су бүлү буенча торбаүткәргеч системасына законсыз рәвештә томалагыч урнаштыруга карата мөрәҗәгатен карап тикшерде.
“Зәй ш. ТКХ ИК” ҖЧҖ идарәче компаниясенең исәпләнгән һәм түләнгән суммаларга карата биргән мәгълүматлары буенча фатирда яшәүчеләрнең торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне тулы күләмдә һәм даими түләмәве ачыкланды. Мөрәҗәгатьне карап тикшерү вакытына ТКХ өчен биредә яшәүчеләрнең әҗәт күләме 88082,78 сум тәшкил итә иде.
Үткәрелгән тикшерүдән күренгәнчә, йортта яшәүчеләрнең фатирындагы су бүлү системасының торбаүткәргечендә томалагыч “Зәй ш. ТКХ ИК” ҖЧҖ идарәче компаниясе тарафыннан бу хакта язмача хәбәр итмичә генә урнаштырылган, бу исә РФ Хөкүмәтенең 06.05.2011, № 354 Карары белән расланган Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда милекчеләргә һәм биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләре таләпләрен бозу булып тора.
Халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормативлары өлешендә ачыкланган җитешсезлек очрагы буенча “Зәй ш. ТКХ ИК” ҖЧҖ идарәче компаниясе инспекция карары нигезендә РФ КоАП 7.23 ст. буенча, 5000 сум күләмендә административ штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды. Идарәче компаниягә хокуксыз гамәлләрнең мөмкин булмавына һәм андый җитешсезлекләр җибәрелгән очракта гаепле затларның административ җаваплылыкка тартылачагы турында күрсәтелде.
Шулай ук фатирда яшәүчеләргә дә РФ Хөкүмәтенең 06.05.2011, № 354 Карары белән расланган Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда милекчеләргә һәм биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләренең 63 п. нигезендә кулланучыларның коммуналь хезмәтләр өчен үз вакытында түләргә тиешлеге турында мәгълүмат җиткерелде. Коммуналь хезмәт өчен түләү тулы күләмдә түләнмәгән очракта хезмәтне башкаручы язмача кисәткәннән соң (хәбәр иткәннән соң) әҗәте булган кулланучыга коммуналь хезмәт күрсәтүне чикләргә яисә туктатырга хокуклы.