Капиталь ремонт буенча семинар турында мәгълүмат

2016 елның 26 феврале, җомга

2016 елның 17-19 февраль көннәрендә ТР ДТИ башлыгы урынбасары В.И.Маряшев һәм ТР ДТИ торак фондын капиталь ремонтлауны контрольдә тоту бүлеге башлыгы Н.Р.Хәкимов, Казан шәһәренең СТН МУП базасында үткәрелгән V күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча гамәли семинар кысаларында, күпфатирлы йортларны капиталь ремонттан соң файдалануга кабул итү, региональ операторның һәм махсус счет хуҗаларының эшчәнлеге законнарда билгеләнгән таләпләргә туры килүне контрольдә тоту мәсьәләләре буенча докладлар белән чыгыш ясадылар.

Семинарда Хакасия Республикасы, Сахалин өлкәсе Региональ операторлары (Капиталь ремонт фондлары), Кырым Республикасы Торак инспекциясе, Башкарма комитетлар, муниципаль берәмлекләрдәге ТКХ идарәләре һәм департаментлары, иҗтимагый контрольлек оешмалары, Чуашстан Республикасының, Саха (Якутия) Республикасының, Камчат краеның, Белгород, Владимир, Тула, Ленинград һәм Новгород өлкәләренең техник күзәтчелек хезмәтләре, Татарстан Республикасындагы идарәче һәм хезмәт күрсәтүче, подрядчы оешмаларның вәкилләре катнашты.

Семинар нәтиҗәләре буенча “түгәрәк өстәл” булды, анда семинарда күтәрелгән барлык мәсьәләләр дә карап тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International