Түбән Кама шәһәрендәге күпфатирлы йортларда лифт җайланмасының иминлеген тәэмин итү өлешендә торак законнары таләпләре үтәлешен тикшерү турында

2016 елның 26 феврале, җомга

Түбән Кама шәһәре прокуратурасы, Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Идел буе идарәсенең Түбән Кама территориаль идарәсе белгечләре белән берлектә, 2016 елның 29 гыйнварыннан 8 февраленә кадәрге чорда идарәче компанияләр тарафыннан Түбән Кама шәһәрендәге күпфатирлы йортларда лифт җайланмасының иминлеген тәэмин итү өлешендә торак законнары таләпләре үтәлешен тикшерде.

Күпфатирлы йортларның кайберләрендә “Лифтларның иминлеге” таможня берлегенең техник регламент таләпләре бозылу очраклары ачыкланды. Түбән Кама шәһәре прокуратурасының административ хокук бозу эшләрен кузгату турында карарларын карап тикшерү нәтиҗәсендә “Южное” ТКХ ИК ҖЧҖ,  “ПТЖХ-17” ИК ҖЧҖ, “Кама-НК” ҖЧҖ, “ЖКХ-8” ИК ҖЧҖ, “ЖКХ-10” ИК ҖЧҖ, “Жильё” ИК ҖЧҖ, “ЖКХ-Вокзальная” ИК ҖЧҖ, “Экипаж” ТМШ идарәче оешмаларының вазифаи затлары Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан РФ КоАП 7.22 статьясы буенча административ җаваплылыкка тартылды. Салынган штрафларның гомуми суммасы 37 мең сум тәшкил итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International