Алексеевск, Нурлат һәм Спас муниципаль районнары идарәче компанияләренең вазифаи затларын административ җаваплылыкка тарту турында

2016 елның 24 феврале, чәршәмбе

Чистай зонасы торак инспекциясе идарәче компанияләрнең күпфатирлы торак йортларның түбәләрендә нормадан артык күләмдә кар һәм боз туплануга юл куйган вазифаи затларына карата РФ КоАП 7.22 статьясы нигезендә Алексеевск, Нурлат һәм Спас районнары прокурорлары тарафыннан чыгарылган 5 административ эшне карап тикшерде.

Алексеевск штп “Алексеевск районы идарәче компаниясе” ҖЧҖнең баш инженеры административ җаваплылыкка тартылды. Нурлат шәһәрендә “Нефтьче”, “Торак” һәм “Уңайлылык” торак милекчеләре ширкәтләренең рәисләре административ җаваплылыкка тартылды. Болгар шәһәрендә исә “Шеронова 23” ТМШ рәисе административ җаваплылыкка тартылды.

Аталган вазифаи затларга гомуми 20 000 сумлык штрафлар белдерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International