Күпфатирлы йортларның эчендә газ һәм лифт җайланмаларының иминлеген тәэмин итү өлкәсендә торак законнары таләпләре үтәлешен тикшерү хакында

2016 елның 19 феврале, җомга

Зәй шәһәре прокуратурасы таләбе буенча, идарәче оешмалар тарафыннан йортларның эчендә газ һәм лифт җайланмаларының иминлеген тәэмин итү өлешендә торак законнары таләпләре үтәлешен тикшерү максатында, Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан “Нефтьче” ТМШ, “Девятиэтажка” ТМШ, “Жемчужина” ТМШ,  “17 подъездов” ТМШ идарәлегендә булган торак йортлар тикшерелде.

Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә Җиңү проспекты буенча 1/02, 1/04, 1/06 санлы йортларда газ җайланмасын карап тоту өлешендә Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очраклары ачыкланды: газүткәргечләр буялмаган, аларны беркетү урыннары урыны-урыны белән тутыккан, подъездларда аз токлы үткәргеч челтәрләре газүткәргечләргә беркетелгән.

ТКЗТИ тарафыннан үткәрелгән тикшерү материаллары нигезендә Зәй шәһәре прокуратурасы “Девятиэтажка” ТМШ карата газ җайланмасын карап тоту өлешендә торак законнары таләпләрен үтәүдә ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында йогынты акты чыгарылды.

Лифт җайланмасын файдалану өлешендә җитешсезлекләр ачыкланмады: тикшерелгән барлык лифтлар да эш халәтендә, аларны эксплуатацияләү сроклары норматив буенча, аларны техник карап тоту ешлыгы билгеләнгән срокларда башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International