РФ КоАП 7.23.3 ст. 1 өлеше нигезендә Чаллы ш. идарәче оешманы административ җаваплылыкка тарту турында

2016 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

Чаллы ш. “Челныстройремонт” идарәче оешмасы” ҖЧҖ карата Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан РФ КоАП 7.23.3 ст. 1 өлеше нигезендә “күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеге буенча эшмәкәрлек эшчәнлеген бозу” административ хокук бозу турында беркетмә төзелде, Автомобиль төзүчеләр урамы буенча 12 санлы торак йортта яшәүчеләргә 2015 елның июненнән ноябренә кадәрге чорда салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү, электр энергиясе буенча гомумйорт ихтыяҗлары (ОДН) өчен күләмнәрне бүлү бу йортта барлык милекчеләрнең гомуми җыелыш беркетмәсе булмыйча торып, барлык хуҗаларга тулысынча бүлеп башкарылган. Моннан тыш, тикшерү барышында җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә дә бирелде.

Чаллы шәһәре Җәмәгать суды карары нигезендә “Челныстройремонт” идарәче оешмасы” ҖЧҖ гаепле дип танылды һәм 75 000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International