Алексеевск муниципаль районында Республиканың коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча эксперт төркеме комиссиясенең эше

2016 елның 17 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президентының 02.06.2012, № ПУ-415 Указы белән расланган Республиканың коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча эксперт төркеме турындагы нигезләмә нигезендә ТР Алексеевск муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш чараларын тормышка ашыруда гамәли ярдәм күрсәтү буенча урынга чыгып комплекслы чаралар үткәрү өчен эксперт төркеме комиссиясе төзелде, аның составына Чистай зонасы торак инспекциясе башлыгы керә. Комиссия тарафыннан Алексеевск муниципаль районы территориясендә, шул исәптән торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә коррупциягә каршы чараларны тормышка ашыру буенча чаралар үткәрү планлаштырыла.

Торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләрен күрсәтү өлкәсендә күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау иң әһәмиятле юнәлешләрнең берсе булып санала. Комиссия 33 күпфатирлы торак йортны тикшерде, аларда 2011 елдан башлап 2015 елга кадәрге чорда “Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга теләктәшлек фонды турында” 21.07.2007, № 185-ФЗ Федераль законны тормышка ашыру кысаларында капиталь ремонт үткәрелгән.

Эксперт төркеме комиссиясенең эш нәтиҗәләре буенча тикшерелгән торак йортларда фактта башкарылган эшләрнең күләме проект-смета документларына туры килмәү очраклары ачыкланды. Моннан тыш, аерым торак йортларда башкарылган эшләрнең сыйфаты бозылу очраклары да бар (тамбур һәм аскы кат өлешләрдә төзекләндерү өслеге өлешчә җимерек).

Хәзерге вакытта Алексеевск муниципаль районында комиссия эше дәвам иттерелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International