Чаллы ЗТИ коллективының “Татарстан чаңгы юллары - 2016” массакүләм ярышларында катнашуы турында

2016 елның 13 феврале, шимбә

2016 елның 13 февралендә Чаллы зонасы торак инспекциясе коллективы чаңгы ярышлары буенча “Татарстан чаңгы юллары - 2016” массакүләм узышларда катнашты. Ярышлар “Яр буе” (“Прибрежный”) паркында узды. Әлеге чараның төп максаты сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаудан һәм Россиядәге гражданнарны физик культура белән шөгыльләнүгә җәлеп итүдән гыйбарәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International