Түбән Кама зонасы торак инспекциясенең 2016 елның гыйнвар аендагы эш нәтиҗәләре турында

2016 елның 15 феврале, дүшәмбе

Зәй һәм Түбән кама районнарында торак фондына карата үткәрелгән планнан тыш тикшерүләр нәтиҗәсендә Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан 2016 елның гыйнвар аенда гомуми мәйданы 1278,94 мең квадрат метр булган 74 күпфатирлы торак йорт тикшерелде. 179 хокук бозу очрагы ачыкланды, шул исәптән КФЙ техник эксплуатацияләү һәм ремонтлау кагыйдәләре буенча – 118 очрак, торак биналардан файдалану кагыйдәләре буенча – 26, халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормалары һәм тәртибе буенча – 35.

Үткәрелгән тикшерүләрнең нәтиҗәсендә идарәче компанияләрнең һәм ТМШ адресына ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында 32 күрсәтмә бирелде. Административ хокук бозулар турында барлыгы 17 беркетмә төзелде, шул исәптән: юридик затларга – 3, вазифаи затларга – 8, физик затларга – 6. Бирелгән күрсәтмәләрне вакытында үтәмәгән өчен РФ КоАП 19.5 ст., 1 өлеше нигезендә 2 беркетмә төзелде.

Гомуми 73 000 сумлык штраф санкцияләре белдерелде, аларның ТКЗТИ тарафыннан – 43 000 сум, җәмәгать суды тарафыннан – 30000 сум.

2016 елның гыйнварында ТКЗТИ гражданнардан 69 мөрәҗәгать килеп иреште. Мөрәҗәгатьләрдә куелган мәсьәләләр арасында җылыту һәм кайнар су белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисаплауга бәйле булганнары төп урынны ала бирә.

2016 елның гыйнварында идарәче компанияләр һәм ТМШлар тарафыннан Түбән Кама зонасы торак инспекциясе күрсәтмәләре буенча йорттагы гомуми милекне агымдагы төзекләндерү буенча гомуми 714,85 мең сумлык эшләр башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International