2016 елның 8 февралендә Чаллы шәһәренең Автозавод районы хакимиятендә Чаллы зонасы торак инспекциясенең белгече тарафыннан Чаллы шәһәрендәге Территориаль иҗтимагый җирле үзидарә (ТИҮ) вәкилләре һәм күпфатирлы йортларның рәисләре белән “сорау-җавап” рәвешендә киңәшмә үткәрелде. Чыгышлар барышында Торак инспекциясенең эшчәнлеге һәм вәкаләтләре турында аңлатмалар бирелде. Шул исәптән түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде: күпфатирлы йортларда торак биналарның милекчеләренә коммуналь хезмәтләр (кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү, җылыту, электр белән тәэмин итү) буенча түләүләр хисаплау; торак хезмәтләре күрсәтү – агымдагы ремонт үткәрү һәм аны контрольдә тоту (тәрәзә һәм ишек тишекләрен, лифт җайланмаларын, “домофон” системаларын ремонтлау); йорт яны территориясен җыештыру һәм төзекләндерү.
Йомгаклау нәтиҗәләре буенча киңәшмәнең Беркетмәсе төзелде, анда фикер алышу барышында ТИҮ вәкилләрендә һәм торак йортларның рәисләрендә барлыкка килгән мөрәҗәгатьләр күрсәтелде, алар карап тикшерү һәм үтәү өчен Идарәче компанияләргә һәм Чаллы шәһәре Хакимиятенә җибәрелде.