Сарман районында күпфатирлы торак йортларның эчендә газ һәм лифт җайланмаларының иминлеген тәэмин итү өлешендә торак законнары таләпләре үтәлешен тикшерү хакында

2016 елның 12 феврале, җомга

Әлмәт зонасы торак инспекциясе, Сарман районы прокуратурасы белән берлектә, Сарман районындагы күпфатирлы торак йортларның эчендә газ һәм лифт җайланмаларының иминлеген тәэмин итү өлешендә торак законнары таләпләре үтәлешен тикшерүгә бәйле рәвештә, “Сарман районы идарәче компаниясе” ҖЧҖ идарәлегендәге торак йортларны тикшерде. Тикшерү барышында ачыкланганча, Сарман районының Җиңүгә 30 ел урамы буенча 15 йортта һәм Җәлил бистәсенең Ленин урамындагы 10 йортта фасадтагы газүткәргечнең буяу өслегендә җитешсезлекләр бар. Моннан тыш, аталган күпфатирлы йортларның гомуми милек составына керә торган йорт эче җилләткеч каналларына хезмәт күрсәтү турында шартнамәләр юк.

Тикшерү материаллары Сарман районы прокуратурасына прокурор йогынтысы чараларын күрү өчен тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International