Әлмәт ш. идарәче компанияләрнең вазифаи затларын торак йортларның түбәләрен кардан, боздан үз вакытында чистартмаган өчен җаваплылыкка тарту турында

2016 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

Әлмәт зонасы торак инспекциясе Әлмәт шәһәре прокуратурасының идарәче компанияләрнең вазифаи затларына карата 9 һәм Әлмәт шәһәрендәге күпфатирлы торак йортларның түбәләрен үз вакытында кардан, боздан чистартмаган өчен юридик затка карата кузгатылган бер административ эшне карап тикшерде. Нәтиҗәдә Әлмәт зонасы торак инспекциясе тарафыннан РФ КоАП 7.22 ст. буенча “Надежда” ҖЧҖ, “ЖЭУ№7” ҖЧҖ, “ЖЭУ-13” ҖЧҖ, “ЖЭУ+5” ҖЧҖ, “Лачын” ҖЧҖ, “АСЦЖ” ҖЧҖ,  “Русло” ҖЧҖ, “Темп” ТЭИ ҖЧҖ, “Успех” ТЭИ ҖЧҖ вазифаи затлары һәм “ЖЭУ-13” юридик заты административ җаваплылыкка тартылды.  Административ хокук бозулар өчен салынган штрафларның гомуми суммасы 77 000 сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International