Йортта яшәүченең мөрәҗәгатен карау турында

2016 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

Түбән Кама шәһәренең тынычлык проспекты буенча 74 санлы торак йортта яшәүченең кайнар су белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәт өчен исәпләнгән түләү белән килешмәүгә карата мөрәҗәгатен карап тикшерү нәтиҗәсендә Түбән Кама зонасы торак инспекциясе әлеге коммуналь хезмәт буенча түләү хисаплау тәртибенең бозылуын ачыклады.

РФ Хөкүмәтенең 06.05.2011 ел, № 354 Карары белән расланган Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда биналарның милекчеләренә һәм файдаланучыларына коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләренең 59 пункты нигезендә, индивидуаль исәпкә алу җайланмасының файдалану вакыты узган очракта, торак яки торак булмаган бинада кулланучыга күрсәтелгән коммуналь хезмәткә исәп-хисап чоры өчен түләү аена уртача кулланыла торган коммуналь ресурс күләменнән чыгып билгеләнә. Тикшерү барышында ачыкланганча, мөрәҗәгать итүченең фатиры буенча 3 ай дәвамында кайнар су белән тәэмин итүгә карата куллану нормативыннан чыгып түләү хисапланган.

Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә мөрәҗәгать итүчегә кайнар су белән тәэмин итү һәм су бүлү коммуналь хезмәте өчен гомуми 5370,83 сум күләмендә түләүләр яңадан исәпләнде. Административ эш ТР КоАП 2.11 статьясы буенча кузгатылды. Тикшерү материаллары судка җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International