Иң яхшы сайт конкурсына йомгак ясалды

2016 елның 10 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының йомгаклау коллегиясендә 2015 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының “Татарстан Республикасының рәсми порталы” дәүләт мәгълүмат системасы составындагы сайтлар конкурсына йомгак ясалды, җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды. Үткәрелгән бәяләү нәтиҗәсендә ТР Дәүләт торак инспекциясенең рәсми сайты “Татарстан Республикасының иң яхшы ведомство сайты” номинациясендә беренче урынга лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International