“ТКХ буенча ликбез” укыту семинарында катнашу турында

2016 елның 10 феврале, чәршәмбе

Казан шәһәре торак инспекциясе башлыгы 5-7 февраль көннәрендә “Идел” яшьләр үзәге ДАУ булып узган яшьләр өчен “ТКХ буенча ликбез” белем бирү семинарында катнашты һәм лекция белән чыгыш ясады. Семинарны ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ачты. Чыгыш темасы дәүләт торак күзәтчелеге органнарының вәкаләтләре, эшчәнлекләрендәге төп юнәлешләре, эштәге проблемалар һәм аларны чишү юллары турында сөйләүдән гыйбарәт иде.

Әлеге белем бирү программасы җирле үзидарәне үстерү, төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп кору өлкәсендә яшь инициативаларны алга таба этәрү буенча чаралар циклына керә. Өч көнлек курс ачык диалог рәвешендә узды, төп темалары күпфатирлы йортлар белән идарә итү нигезләренә, ТКХ өлкәсендә иҗтимагый контрольлеккә, идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре ягыннан торак милекчеләренең хокукларын бозуга карата типик күренешләргә бәйле иде, шулай ук гамәли риторика узды. Чарада шулай ук ТКХ өлкәсендәге экспертлар һәм белгечләр, үзләренең һөнәри киләчәген торак-коммуналь хуҗалык комплексы белән бәйли торган төрле белгечлек студентлары катнашты. Чакырылган кунаклар: ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Алмаз Минголов; Казан ш. Башкарма комитетының ТКХ комитеты рәисе урынбасары Римма Гарипова; Техник күзәтчелек хезмәте МУП директоры Асия Гудзь; “ТР күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар бергәлеге” СРО РНП директоры Нәзиф Фатыйхов; “АКАТО” Читтән торып белем бирү үзәге (Санкт-Петербург ш.) ТКХ проекты җитәкчесе  Дмитрий Нифонтов; “ТР ТКХ өлкәсендә региональ иҗтимагый контрольлек үзәге” НП идарә рәисе, А.Н. Туполев ис. КДТУ-КАИ РТС кафедрасы профессоры Михаил Застела; “Казан энергосервис үзәге” МУП директоры Евгений Чекашов.

Чараны оештыручы – ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы ярдәмендә “Казан энергосервис үзәге” МУП.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International