Бөгелмә зонасы торак инспекциясе, Азнакай шәһәре прокуроры таләбе буенча, күпфатирлы торак йортларның эчендә газ җайланмаларының иминлеген тәэмин итү өлкәсендә торак законнары үтәлешен тикшерүгә бәйле рәвештә, “Восход” ТМШ, “Универсал” ТМШ, “Квартал №28” ТМШ идарәлегендә булган торак йортларга карата сайланма тикшерүләр үткәрде.
Хезмәтләр күрсәтү турындагы шартнамә буенча күпфатирлы торак йортларның газ белән тәэмин итү системаларына “Газводсервис” ҖЧҖ техник хезмәт күрсәтә. Барлыгы 32 йорт тикшерелде, алар барышында ачыкланганча, 32 йортның Гагарин ур., 35, Сәйдәшев ур., 4, Ямашев ур., 3, 1, Нефтьчеләр ур., 4, 6, 20, 28, Хәсәнов ур., 27, 21 йорт адресларында урнашканнарында фасад буенча газүткәргечләрне буя таләп ителә. Моннан тыш, газүткәргечләр үткәрелгән урыннарда гильзаларның монтаж күбеге белән герметиклаштырылганлыгы ачыкланды, бу исә җитешсезлек очрагы булып санала. Ачыкланган җитешсезлекләр буенча идарәче оешмаларның һәм “Газводсервис” ҖЧҖ вәкилләре катнашында актлар төзелде, алар карап тикшерү өчен Азнакай шәһәре прокуратурасына тапшырылды.