Чистай ЗТИнең 2016 елның гыйнвар аендагы инспекторлык эшчәнлеге турында мәгълүмат

2016 елның 9 феврале, сишәмбе

2016 елның гыйнвар аенда Чистай ЗТИ тарафыннан юридик затларга карата 15 планнан тыш тикшерү үткәрелде (14се – урынга чыгып һәм 1се - документар), алардан 4 очрак – элек бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлешен тикшерүгә бәйле; 11 тикшерү очрагы гражданнардан ЧЗТИ килгән мөрәҗәгатьләр буенча. Үткәрелгән тикшерүләр кысаларында гомуми мәйданы 12,328 мең квадрат метр булган 11 торак йорт тикшерелде; торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның 37 очрагы ачыкланды. Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен 9 күрсәтмә бирелде. Элек бирелгән 4 күрсәтмәнең 3се билгеләнгән вакытта үтәлгән. 1 күрсәтмә үтәлмәгәне өчен РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше нигезендә беркетмә төзелде, административ эш карап тикшерү өчен җәмәгать судына җибәрелде.

2016 елның гыйнвар аенда Чистай ЗТИ гражданнардан 23 язма мөрәҗәгать килеп иреште.  Килгән мөрәҗәгатьләрнең 11е урынга чыгып тикшерелде, аларның 10сы инспекция контрольлегендә (күрсәтмәләр бирелде). Моннан тыш, Чистай шәһәрендәге идарәче компания директорына карата бер мөрәҗәгатьне карап тикшерү нәтиҗәсендә халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итүнең норматив дәрәҗәсен бозган өчен (фатирлардагы кайнар суның температурасы 60С ким) РФ КоАП 7.23 ст. буенча беркетмә төзелде, 500 сум күләмендә штраф салыну турында карар чыгарылды.

2016 елның гыйнвар аенда идарәче компанияләр тарафыннан Чистай ЗТИ күрсәтмәләре буенча 32,5 мең сумлык эшләр башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International