Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан Тукай районындагы күпфатирлы торак йортларның барлык төр түбәләрен, балконнарны, кыекларны кардан, боз сөңгеләреннән, кар өемнәреннән үз вакытында чистарту өлешендә законнардагы таләпләрнең үтәлү-үтәлмәвенә карата Тукай районы Прокуратурасы белән берлектә үткәрелә торган тикшерүләр барышында җитешсезлек очраклары ачыкланды.
Нәтиҗәдә Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан “Нефтебаза”, “Мәләкәс” торак милекчеләре ширкәтләренең вазифаи затлары РФ КоАП 7.22 ст. каралган административ җаваплылыкка тартылды. Административ хокук бозулар өчен салынган штрафлар суммасы 8 000 сум тәшкил итте.