Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү

2016 елның 5 феврале, җомга

Әлмәт зонасы торак инспекциясенә Әлмәт шәһәренең Ленин урамы буенча 104Б номерлы торак йортта яшәүченең кайнар су булмауга карата мөрәҗәгате килеп иреште.

Әлмәт зонасы торак инспекциясе тарафыннан үткәрелгән тикшерү барышында ачыкланганча, мөрәҗәгать итүченең фатирындагы су алу нокталарында кайнар суның температурасы норматив параметрларына җавап бирми һәм юыну бүлмәсендә +51С, аш бүлмәсендә +52,5 С тәшкил итә.

Халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормативларын бозган өчен “ЖЭУ №10” ҖЧҖ идарәче компаниясе җитәкчесе РФ КоАП 7.23 ст. буенча административ җаваплылыкка тартылды.

Тикшерү нәтиҗәсендә идарәче компаниягә йортта яшәүчеләрне билгеләнгән таләпләр нигезендә (кимендә +60С) кайнар су белән тәэмин итү күрсәтмәсе бирелде. Күрсәтмәнең үтәлеше ӘЗТИ контрольлегендә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International