Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарының башкарма комитетлары тарафыннан “Торак фонды мониторингы” МАС системасында Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы билгеләгән финанслау лимитлары кысаларында 2016 ел өчен күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча кыска вакытлы программалар формалаштырылды.
Зәй шәһәрендә һәм Зәй районында – 13, Түбән Кама шәһәрендә һәм районында – 97, Яңа Чишмә авылында 3 йортта капиталь ремонт башкару планлаштырыла. ТКЗТИ тәкъдимнәре буенча һәм инспекция тарафыннан элегрәк үткәрелгән планлы һәм планнан тыш тикшерүләр нәтиҗәсендә 2016 елдагы капиталь ремонт программасына 22 торак йорт кертелде, аның 6 сы – Зәй МБ, 16 сы – Түбән Кама МБ.
Капиталь ремонт программасына кертелгән барлык йортлар да инспекция тарафыннан тикшерелде. Планлаштырылган эш төрләрен башкару өчен җитешсезлек исемлекләре ТКЗТИ белән килештерелде.
Моннан тыш, 2016 ел өчен капиталь ремонт программасына кертелгән барлык йортлар да түбәләрендә, фасадларында һәм йортларның подъездларында маркаланмаган һәм тәртипкә салынмаган кабель линияләре булу-булмауга карата да тикшерелде. Җитешсезлекләр 41 йортта ачыкланды, аларны бетерү ТКЗТИ контрольлегенә алынды.