Әлмәт зонасы торак инспекциясе тарафыннан Әлмәт шәһәренең Төзүчеләр проспекты буенча 28 торак йортта яшәүченең мөрәҗәгате нигезендә үткәрелгән тикшерү барышында “ЖЭУ №10” ҖЧҖ тарафыннан торак законнары таләпләре һәм Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу ачыкланды. Тикшерү вакытында 4 подъездның 1 катындагы баскыч мәйданында җылыту җайланмасының, тамбур ишегендә пружина булмавы, подвал бинасындагы үзәктән җылыта торган торбаүткәргечнең изоляциясе төзек булмавы ачыкланды. Шулай ук баскыч мәйданнарындагы һава температурасы норматив параметрларына (+13С) туры килми иде.
Торак йортны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен, ӘЗТИ башлыгы карары нигезендә, “ЖЭУ №10” ҖЧҖ идарәче компаниясенең җитәкчесе РФ КоАП 7.22 ст. буенча 4000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.
Идарәче компаниягә 2016 елның 08 февраленә кадәр әлеге җитешсезлекләрне бетерү күрсәтмәсе бирелде. Аның үтәлеше ӘЗТИ контрольлегенә алынды.