Чистай муниципаль районы Иҗтимагый советының 2015 елда КФЙ капиталь ремонтлау планын тормышка ашыру мәсьәләләренә багышланган утырышы булды

2016 елның 3 феврале, чәршәмбе

2016 елның 28 гыйнварында Чистай муниципаль районы хакимиятендә Иҗтимагый советның Чистай зонасы торак инспекциясе җитәкчелеге катнашында 2015 елда КФЙ капиталь ремонтлау мәсьәләләренә багышланган утырышы булды.

КФЙ уртак милекне региональ капиталь ремонтлау программасын үтәү планы буенча Чистай муниципаль районы территориясендә 2015 елда 16 йорт – Чистай шәһәрендә 8 һәм районында 8 йорт төзекләндерелде.

Аталган йортларны капиталь ремонтлау өчен 97 451001,12 сум акча сарыф ителде, аннан төзү-монтажлау эшләре өчен – 93 702885,71 сум; документларны эшләү һәм аларга экспертиза үткәрү өчен – 2 811086,56 сум; техник күзәтчелек өчен – 937028,85 сум.

КФЙ башкарылган капиталь ремонтны бәяләү өчен эксперт комиссиясе төзелде, ул Иҗтимагый совет әгъзаларыннан, күпфатирлы йортлар белән идарә итүче компанияләрнең җитәкчеләреннән, шәһәр һәм район советлары депутатларыннан тора. Комиссия халык арасында сораштыру үткәрде һәм 16 йортның ремонты белән танышты.

КФЙ тикшерү, аларда яшәүчеләр белән сөйләшү, алар арасында анкета үткәрү нәтиҗәсендә комиссия тарафыннан капиталь ремонт буенча барлык эшләрнең дә тулысынча үз вакытында башкарылганлыгы ачыкланды, техник күзәтчелек һәм торак инспекциясе тарафыннан ачыклана торган җитешсезлек очраклары эшләрне башкару барышында бетерелде. Ләкин комиссия билгеләп узганча, берничә йортта яшәүчеләрнең йортларны файдалануга тапшырганнан соң башкарылган эшләргә карата ризасызлыгы барлыкка килгән. Әйтик, Чистай шәһәренең Ногин урамы буенча 88 номерлы торак йортның кайбер фатирларында һава йөреше кирегә таба күзәтелә башлаган. Моннан тыш, йортларда яшәүчеләрнең күпчелеге йорт яны территорияләренең торышыннан, балалар мәйданчыкларының тиешенчә карап тотылмавыннан, шәхси автотранспорт өчен тукталыш зоналары булмавыннан канәгать түгел.

Комиссия эшенең нәтиҗәләре Иҗтимагый совет утырышында карап тикшерелде. “Оптимастрой” ТК ҖЧҖ һәм “Грейт-Строй” ҖЧҖ подрядчы оешмалары җитәкчеләренә кыска вакыт эчендә үз хисабына комиссия тарафыннан ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү йөкләмәсе бирелде. Йорт яны территорияләрен төзекләндерү, балалар мәйданчыкларын һәм тукталыш урыннарын җиһазлау өчен Иҗтимагый совет тарафыннан якын киләчәктә территориаль иҗтимагый советларның җитәкчелеге белән уртак “Түгәрәк өстәл” үткәрү карары кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International