Чаллы зонасы торак инспекциясе, Чаллы шәһәре прокуратурасы белән берлектә, Чаллы шәһәрендәге күпфатирлы торак йортларның эчендә газ һәм лифт җайланмаларының иминлеген тәэмин итү өлкәсендә Идарәче компанияләр тарафыннан торак законнарының таләпләре үтәлүен тикшерү сәбәпле, “Ремжилстрой” ИК ҖЧҖ, “Паритет” ИК ҖЧҖ, “Челныстройремонт” ИО ҖЧҖ, “Жилкомсервис” ҖЧҖ, “Камстройсервис” ҖЧҖ, “Электротехников” ИК ҖЧҖ идарәлегендә булган торак йортларны тикшерде. Тикшерүләр нәтиҗәсендә торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очраклары ачыкланды.
Нәтиҗәдә идарәче компанияләрнең вазифаи затлары 24 000 сум күләмендә РФ КоАП 7.22 ст. каралган административ җаваплылыкка тартылды.