Алабуга ш., Мәрҗани ур., 30 йорт адресыннан килгән мөрәҗәгатьне карау буенча Алабуга зонасы торак инспекциясе тарафыннан күрелгән чаралар хакында

2016 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Алабуга зонасы торак инспекциясенә Алабуга ш., Мәрҗани урамы буенча 30 йортта яшәүчедән “кайнар су белән тәэмин итү” коммуналь хезмәтенең начар сыйфатына карата шикаять килеп иреште.

Тикшерү барышында ачыкланган җитешсезлек очраклары нәтиҗәсендә Алабуга ЗТИ “Домуправ-3” ИК ҖЧҖ баш инженеры Т.Х. Хәбибуллинны РФ КоАП 7.23 ст. буенча 500 сум күләмендә штраф санкциясе белән административ җаваплылыкка тартты. Гидравлика режимын торгызу буенча чаралар үткәрү таләбе белән җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International