Яшел Үзән районы җитәкчелегенең Яшел Үзән ш. яшәүчеләр белән очрашуы хакында

2016 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

2016 елның 20 гыйнварында Яшел Үзән шәһәренең Горький исемендәге Мәдәният йортында Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы А.В. Тыгин, “Торак-коммуналь хуҗалык департаменты” җитәкчесе О.В. Анисимов, Яшел Үзән шәһәре прокуратурасы һәм идарәче оешмалар (ИК һәм ТМШ) вәкилләре күпфатирлы йортларда гомуми милекне карап тоту (капиталь ремонт, лифтларны алмаштыру, йорт яны территорияләрен төзекләндерү), шулай ук торак-коммуналь хезмәтләрен күрсәтү мәсьәләләре буенча  халык белән очрашты. Моннан тыш, очрашуда ТР Дәүләт торак инспекциясе вәкиле дә катнашты.

Гражданнарның барлык сорауларына да җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International