2015 елның 12 аенда идарәче оешмаларны планнан тыш тикшерүләр нәтиҗәсендә Алабуга зонасы торак инспекциясе тарафыннан торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очраклары ачыкланды. Әлеге җитешсезлек очраклары буенча 8 идарәче компания: “Домуправ-3” ИК ҖЧҖ, “Жилкомфортсервис” ИК ҖЧҖ, “Прогресс” ТМШ, “Прометей” ТМШ, “Ветеран” ТМШ, “Рябинка” ТМШ, Алабуга ш. “Домовой” ТМШ; Менделеевск ш. “Нептун+” ИК ҖЧҖ административ җаваплылыкка тартылды.
РФ КоАП 7.22, 7.23 ст., 9.16 ст. 4 өлеше буенча беркетмәләр төзелде. Алабуга ЗТИ башлыгы тарафыннан гомуми 163 000 сумлык штраф санкцияләре белән карарлар чыгарылды.