Чистай ш. идарәче компаниягә карата РФ КоАП 19.7 ст. буенча административ эш кузгатылды

2016 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

Чистай зонасы торак инспекциясенә Чистай шәһәренең Циолковский урамы буенча 1 санлы күпфатирлы торак йортта яшәүченең салкын су белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәт өчен “Жилищник-2” ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе тарафыннан түләү хисаплауның законсыз тәртибенә карата мөрәҗәгате килеп иреште.

Аталган мөрәҗәгать “Жилищник-2” ИК ҖЧҖ карата планнан тыш документар тикшерү үткәрү өчен нигез булды.

Документар тикшерү үткәрү кысаларында идарәче компаниягә мөрәҗәгатьтә булган фактларны тикшерү өчен кирәкле документларны Чистай ЗТИ тапшыру турында гарызнамә җибәрелде, ләкин “Дәүләт контрольлеген (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турында”гы 26.12.2008 ел, № 294-ФЗ Федераль законның 11 ст. 5 п. билгеләнгән ун көнлек срокта идарәче компания тарафыннан барлык соралган документлар да тапшырылмады.

“Жилищник-2” ИК ҖЧҖнең аталган гамәлләре РФ КоАП 19.7 ст. каралган административ хокук бозуга китерә, ягъни дәүләт контрольлеген (күзәтчелеген) башкаручы дәүләт органына аларны тапшыру законда каралган һәм шушы орган тарафыннан аның законлы эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен кирәкле булган документларны тапшырмау булып санала, шуңа бәйле рәвештә “Жилищник-2” ИК ҖЧҖ карата административ хокук бозу эше кузгатылды.

Хәзерге вакытта әлеге административ эш карап тикшерү өчен ведомство буйсынуы буенча Чистай җәмәгать судына җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International