Чаллы зонасы торак инспекциясе законнардагы таләпләрнең Чаллы шәһәрендәге күпфатирлы торак йортларның ишегалды территорияләрен кардан, боздан үз вакытында чистартылуы өлешендә үтәлешенә карата тикшерүләр үткәрүен дәвам итә. Тикшерүләр барышында җитешсезлек очраклары ачыкланды. Нәтиҗәдә “УК Центральный” МУП вазифаи затына карата РФ КоАП 7.22 ст. нигезендә административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде.
Күрсәтмәнең үтәлеше ЧЗТИ контрольлегендә.