2015 ел өчен Бөгелмә зонасы торак инспекциясе инспекторлары тарафыннан 825 мәртәбә тикшерү үткәрелде, шул исәптән 140 күпфатирлы йортны һәр яклап карап, 19 мәртәбә юридик затлар тикшерелде.
Тикшерелгән торак йортларның мәйданы 6478,11 мең квадрат метр тәшкил итте, шул исәптән планлы тикшерүләр буенча – 419,275 мең квадрат метр.
БЗТИ тарафыннан барлыгы 1957 хокук бозу очрагы ачыкланды, шул исәптән:
- торак фондын техник эксплуатацияләү һәм ремонтлау кагыйдәләре буенча – 1760;
- торак биналардан файдалану кагыйдәләре буенча – 46;
- халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү дәрәҗәсе һәм тәртибе буенча - 151.
Барлыгы 2678 башкарма документ бирелде, шул исәптән:
- 1583 акт;
- 770 күрсәтмә;
- 157 беркетмә;
- 168 карар.
763,600 мең сумлык штраф санкцияләре белдерелде, шул исәптән:
- торак биналарның милекчеләренә – 84,600 мең сум;
- торак фондына хезмәт күрсәтүче предприятиеләргә – 679,000 мең сум. Штраф санкцияләре буенча фактта 564,932 мең сум алынды. Штрафларның түләнелеше – 74%.
Идарәче компанияләр һәм ТМШлар тарафыннан күпфатирлы йортларда Бөгелмә зонасы торак инспекциясе күрсәтмәләре нигезендә башкарылган эшләрнең суммасы 2015 елның 12 ае өчен 17096,247 мең сум тәшкил итте.